Кәвәллеләр маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясыйлар һәм йон оекбашлар бәйлиләр
Җәмгыять

Кәвәллеләр маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясыйлар һәм йон оекбашлар бәйлиләр

Кәвәл авылыннан гуманитар ярдәм район үзәгенә җибәреләчәк һәм аннан - сугыш хәрәкәтләре урыннарына җибәреләчәк.

Кәвәл авылы халкы мобилизацияләнгән солдатлар өчен продуктлар җыю белән шөгыльләнәләр, хатын-кызлар йон оекбашлар бәйлиләр һәм маскировка челтәрләре ясыйлар.

Авылда яшәүче Зоя Шипшова сөйләвенчә, (аның улы бүген сугыш зонасында) алар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүдә кулган килгәнчә өлеш кертәләр.

- Маскировка челтәрләрен ясарга өйрәнү кыен иде. Интернет ярдәмгә килде. Өйрәндек! - ди хатын-кыз.

 

Люция Сираҗиева фоторепортажы ⬇