Бу хакта шәһәр комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте
Казанда урта һәм зур предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе 2025 елның тугыз аенда 18,2 процентка арткан һәм 105 мең тәшкил иткән.
«Реаль хезмәт хакы исә, инфляцияне исәпкә алмаганда, 7,3 процентка артты», – дип билгеләп үтте Шакиров.
Аның сүзләренчә, Казанда социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча тотрыклы вәзгыять саклана, ә макроикътисади күрсәткечләрнең күбесе уңай динамика күрсәтә.