Тукталыш булган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар һәм аниматорлар катнашында бәйрәм программасы көтә.
Кыш Бабай поезды Казанга 5 декабрьдә киләчәк. Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Россиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша узачак. Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Состав Кыш Бабай Россия буйлап сәяхәт итә торган бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциядән гыйбарәт. Быел поезд 19 вагоннан тора. Анда кабул итү бүлмәсе салоны, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы» вагоны, вагон-рестораннар, вагон-кибетләр һ.б бар. Поезд башында йөзләгән утлардан торган гирляндлар белән бизәлгән паровоз була.