Көек авылы мәчете манарасына ярымай куелды
Вакыйга хаҗ башланган вакытка туры килде.
Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә, Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында төзелеп килүче «Фәрүәз» мәчете манарасына ярымай куелды.
Анда Питрәч районы имамнары, якын-тирә бистәләр хәзрәтләре, иганәчеләр, җитәкчеләр, мәхәллә кешеләре катнашты.
250 квадрат метр мәйданлы ике катлы мәчет Көек авылы иң матур урынында (халык арасында ул Яңа Салмачы дип йөртелә), Умырзая урамы, 24 нче йорт адресы буенча урнашкан. Мәчет якынча 200 кешегә исәпләнгән.
2019 елда мәчет өчен җирне Рөстәм Абзалов бүлеп бирде, аның әнисе хөрмәтенә мәчетне "Фәрүәз" дип атаганнар.
Хәзерге вакытта мәчеттә эчке бизәкләү эшләре дәвам итә. Тагын су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларына тоташтыру, җылылык белән тәэмин итү, җылы идәннәр урнаштыру һ. б. таләп ителә.
Яңа мәчет имамы итеп Хөсәен хәзрәт Кашапов билгеләнде. Аңа 72 яшь, 2019 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа