Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Керемнәр турында мәгълүматны Президентка тапшырабыз

Коррупциягә каршы көрәштә конкрет чаралар зур роль уйный, алар дәүләттә һәм җәмгыятьтә коррупция чагылышларын киметүдә ярдәм итә.

Чиновникларның керемнәре һәм милек торышы буенча мәҗбүри еллык хисабы да шактый нәтиҗәле чара булып тора.
Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт вазыйфасын биләп торучы затлар үзләренең керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турындагы декларацияне, шул исәптән үз балалары һәм тормыш иптәшләре өчен, 30 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш.
Хәзерге вакытта барлык муниципаль хезмәткәрләр узган елда күпме акча эшләүләре, үзләрендә нинди күчемсез милек барлыкка килүе, нинди транспортта йөрүләре, нинди банкларда счет ачулары һәм башкалар турында мәгълүмат әзерли. Газетаның баш редакторы Ольга Шәриповага әлеге процедураның ничек алып барылуы турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова сөйләде.


- Валентина Исаковна, мондый мәгълүматлар интернетка куелгач, кагыйдә буларак, халыкта зур кызыксыну уята, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла, кешеләр тарафыннан бәяләнә башлый. “Чиновник гаиләсендә тагын нинди кыйммәтле нәрсәләр бар икән?” дигән сораудан тыш, мондый хисаплар, беренче чиратта, мөһим социаль функциягә дә башкара бит?
- Һичшиксез, дәүләт, муниципаль хезмәткәрләр һәм вазыйфаи затларның милек торышына контроль коррупция профилактикасы өлкәсендә иң нәтиҗәле чараларның берсе. Бүгенге көндә мондый ысулны күп кенә илләрдә кулланалар. Безнең законда бу чара “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында”гы Федераль законда беркетелгән.
“Коррупциягә каршы көрәш турында” закон кабул ителгәннән соң, вазыйфаи затларның һәм муниципаль хезмәт белән бәйле башка гражданнарның милек хәлен контрольдә тоту көчәйде һәм ул елдан-ел камилләшә бара. 2019 елда безнең районда 68 муниципаль хезмәткәр, 164 депутат, 48 муниципаль учреждение җитәкчеләре, 2 район башкарма комитеты һәм Питрәч авыл җирлеге җитәкчесе, контроль-хисап палатасы рәисе керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
- Мондый хисап бирүнең тәртибе нинди? Белгәнебезчә, мондый мәгълүматлар контроль-күзәтчелек органнарында да кызыксыну уята. Хата җибәрү нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?
- Хәзер муниципаль вазыйфалар үтәүче затлар, ягъни авыл җирлекләре башлыклары һәм барлык депутатлар, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчеләре һәм контроль-хисап палатасы рәисе законнар нигезендә, еллык декларацияләрен РФ субъекты җитәкчесенә, ягъни безнең очракта dohod.tatar.ru электрон сервис аша турыдан-туры Татарстан Республикасы Президенты исеменә җибәрә. Күргәнегезчә, контроль тагын да катгыйланды.
Мәгълүматны ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе өйрәнә. Хаталар барлыгы ачыкланса, безнең республика Президенты аша тикшерүләр бара, аның нәтиҗәләре Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышында карала, нәтиҗәләр карар кабул итү өчен безгә җибәрелә. Без шундый бер очрак Богородск авыл җирлеге депутатына карата керемнәр турындагы мәгълүматларны тикшерү материалларын карадык инде. Шулай ук прокуратура да үз карарын чыгарырга мөмкин, әмма бу очракта да әлеге категориядәге затларга карата нәтиҗәләр ТР Президентына җибәрелә. Хәзерге вакытта Питрәч районы прокуратурасы Пимәр, Күн һәм Татар Казысы авыл җирлекләре Советлары депутатларының 2017 ел өчен керемнәр турындагы белешмәләрендә мәгълүматларның тулы булмавын ачыклады.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне чикләүләр һәм тыюлар, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау турындагы таләпләрне яисә коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән бурычларны үтәмәгәннәре өчен җаваплылыкка тарту буенча методик тәкъдимнәр әзерләде. Барлык карарлар шул тәкъдимнәргә нигеләнеп кабул ителә.
- Бу юнәлештә нинди профилактик эш алып барыла?
- Барыннан да элек, шәхси консультацияләр һәм практик семинарлар. Район башлыгы боерыгы белән район Советында һәм башкарма комитетында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат итеп район Советының оештыру эше бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Зарипова билгеләнде. Агымдагы елның беренче кварталында без аның белән бергә 4 укыту семинары уздырдык, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр өчен 321 консультация үткәрелде.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса