Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният хезмәткәрләре керәшен мәдәниятен саклыйлар һәм яңарталар
Төрле район һәм республика фестивальләрендә чыгыш ясап, үз авылларында халык бәйрәмнәрен үткәреп, алар бергә керәшеннәр мәдәниятен саклап калалар һәм яңарталар.
Без хәзер телевидение хезмәткәрләре кебек эшлибез. Мәсәлән, бездә «Әбиемнең алтын сандыгы» проекты бар, аның кысаларында авыл хатын-кызлары янына барабыз, аларны видеога төшерәбез, сугыш еллары турында интервью алабыз, фольклор үрнәкләрен җыябыз. Шулай ук кайчакта авылдашларыбыздан видео
котлауларга гаризалар кабул итәбез, видеоны монтажлыйбыз һәм үзебезнең социаль челтәрләргә урнаштырабыз, - дип сөйли Алексей Александрович.
Мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре составы өч кешедән тора: мөдир Алексей Дементьев, сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина һәм аккомпаниатор Айдар Мәннапов. Мәдәният йортында керәшен иҗат коллективлары эшли: «Чулпы» фольклор ансамбле һәм «Сәяр» вокаль ансамбле барлыкка килде һәм үсеш ала. Икесенә дә «Халык» исеме бирелде. Шулай ук «Елмай» балалар коллективы эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа