Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәйретдиновлар гаиләсе безнең районны нәсел шәҗәрәсе фестивалендә тәкъдим итте

Бәйгедә алар 10га якын кешедән торган зур һәм тату состав белән катнаштылар: Флера һәм Фәхретдин Хәйретдиновлар үзләренең балалары һәм оныклары белән. Аларга Флера Әбраровнаның 82 яшьлек әнисе Марзия Сәлман кызы да кушылды.

Бәйге биремнәренең берсе әзер милли ризыклар күргәзмәсен оештыру иде. Питрәчлеләрнең төп ризыгы каз булды, аны гаилә рецепты буенча әзерләделәр.
Төп этапта бәйгедә канашучыларга үзләренең нәселләре турында сөйләргә кирәк иде, Хәйретдиновлар  жюри әгъзаларына  һәм кунакларга нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Алар үзләренең укытучылар династиясеннән булуларына басым ясадылар.

20 гасыр башында илдә халыкның белемсезлеген бетерү өстендә эшли бшладылар. Бу чорда кайнанам Шәмсиҗамал ханым кешеләрне укырга һәм язарга өйрәтә башлаган. Ә аның өч абыйсы соңыннан укытучылар була һәм үзләрен мәгърифәткә багышлый. Аннары алар юлыннан балалары һәм туганнары китә, - дип сөйләде Флера Әбраровна.

Аның тормыш иптәше дә укытучы. Фәхретдин Гыйльметдин улы Татар Казысы мәктәбендә химия һәм биология укыта, ә Флера Әбрар кызы шул ук мәктәптә озак еллар педагог-оештыручы буларак эшли, ә хәзер башлангыч сыйныфлар укыта. Ул “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә ия. Аның укытучылык эшчәнлегендә хезмәт стажы – 29 ел, тормыш иптәшенең – 26 ел.
Фестивальдә гаилә үзенең иҗади талантларын да күрсәтте. Кызлары Филүсә Татар Казысы авылының “Атау” чишмәсе турындагы җырны башкарды. Аны әлеге гаиләнең якын туганы -Татарстанның халык артисты, җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов язган. Олы оныгы Әдилә әбисе иҗат иткән шигырьне укыган. Уртанчы оныгы Әминә скрипкада уйнаган, ә кече оныгы Камилә халык биюен башкарган.
Команда фестивальнең икенче этабына узмады, әмма аларның бер дә кәефләре төшмәде, чөнки төп максатлары - үзләре һәм ата-бабалары турында сөйләү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса