Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәзер автобусларда йөрү өчен куар-код кирәк булачак

Татарстанда 22 ноябрьдән ковидка каршы көрәшү өчен яңа чикләүләр кертеләчәк. Алар 18 яшьтән олырак кешеләргә кагыла.

Безнең районда авылларга җәмәгать транспорты йөри. Моннан тыш, Питрәч-Казан, Царево-Казан маршруты буенча йөрүче автобуслар да бар. 22 ноябрьдән башлап барлык автобусларда вакцинация турында, авыру кичерү турында, медицина ягыннан каршылык булу турында белешмәләрдән башка йөрү тыела. Әгәр 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең санап үтелгәннәрнең   берсе дә юк икән, аларның транспорт карталарын блокировкалаячаклар. Автовокзалларда да куар-кодсыз билетлар сатып алып булмаячак. 
Исегезгә төшерәбез, 65 яшьтән өлкәнрәкләр – прививка ясатмаган, прививка ясатуга медицина каршылыгы булу турында белешмәсе булмаган һәм  бу чир белән авырмаган кешеләр өчен үзизоляция дәвам итә. Аларга бары тик якындагы азык-төлек кибетенә, даруханә пунктына һәм медицина учреждениесенә кадәр генә барырга ярый. Югыйсә, полиция хезмәткәрләре аларга административ беркетмә төзиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса