Киләсе елда Россиядә ана капиталының күләме артачак
Түләүне 12,4 проценткка индексацияләү турында РФ пенсия һәм социаль иминият фондының бюджет материалларында әйтелә.
2023 елның 1 февраленнән Россиядә беренче бала өчен ана капиталы – 589,5 мең, ә икенче балага 779 мең сум булачак.
Шулай итеп, гаилә икенче балага 189,5 мең сум күләмендә өстәмә акча ала.
Хәзер беренче балага ана капиталы – 524,5 мең сум, икенчесенә (әгәр гаилә ана капиталын беренче бала туганда алмаган булса) 693,1 мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа