Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн саен кайгырту бүләк итәләр

Безнең районда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2000 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә учреждение штатында 64 кеше тора. Үзәктә ике бүлекчә бар.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ай саен 250дән артык гражданга социаль хезмәт күрсәтелә, болар - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүне 43 социаль хезмәткәр һәм 2 шәфкать туташы башкара. Алар питрәчлеләргә социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышалар: су алып кайтырга, азык-төлек сатып алырга, ашарга пешерергә, рецепт алырга, хезмәтләр өчен түләргә, өй җыештырырга һәм башкалар.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 147 кеше хезмәт күрсәтә, бу – мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр. Социаль ярдәмне социаль эш буенча 2 белгеч, 2 социаль педагог, психолог күрсәтә. Психологик-педагогик ярдәм ата-аналары социаль дезадаптациядә булган 13 гаиләгә дә күрсәтелә. Гаиләләрнең социаль-психологик патронажы, балигъ булмаган балаларның яшәү шартларын күзәтү бүлек эшчәнлегендә мөһим момент булып тора. Алар өчен мастер-класслар, әңгәмәләр, төркем белән һәм индивидуаль дәресләр үткәрелә.
Үзизоляция режимы вакытында социаль хезмәткәрләргә эш артты. Үзәк базасында 60 яшьтән олыраклар өчен азык-төлек һәм дарулар китерү буенча ”кайнар линия” эшләде. Үзәк хезмәткәрләре шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең компьютер дистанцион технологияләрен, индивидуаль һәм төркем дәресләрен, зум форматындагы киңәшмәләрне актив үзләштерделәр.
Социаль ярдәм чараларын безнең хезмәттәшләр, республика матди ярдәм үзәгенең 34 нче бүлекчәсе хезмәткәрләре күрсәтә.

 

Хәйриячеләр ярдәме белән үзизоляция режимы вакытында “Кайгырту” үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә, балалары булган гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәттеләр. 30 азык-төлек җыелмасы таратылды, шәхси акчаларга алар 10 азык-төлек җыелмасы җыйдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса