Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көек авылындагы бер урамны су баскан

Районның бөтен көче әлеге проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән

Узган язда бу урын апрель уртасында су астында калды. Көннәр тиз җылыну сәбәпле, быел бу хәл иртәрәк кабатланды. Торак пункт башлыгы Марс Бикбов сүзләренә караганда, моңа температураның кискен үзгәрүе төп сәбәп булып тора. Ул шулай ук төзүчеләрнең башта  ук юл һәм аның янәшәсендәге территориягә дөрес проект  ясамауларын билгеләп үтәргә кирәк.

– Быел суны суырту торбасы катты һәм ватылды. Киләсе сезонда аны яхшырак җылытырга кирәк булачак. Хәзер суны суырту өчен ике мотопомпа, янгын сүндерү машинасы һәм насос эшли, – дип сөйли Марс Наркисович.

Су басу бу шимбә 30 квартал урамында булды. Янәшәдә “Алтын балык” балалар бакчасы һәм “Алгоритм” технология лицее урнашкан. Уку йортларына юл начарайды. Мондый су басу ел саен кабатлана.

Шәхси йортлар янында да кар сулары җыелып тора. Фәнис Газизов якында гына яши, ләкин, бәхеткә, аның өенә су керми.

– Су станциясен төзекләндерергә кирәк. Узган ел ул яхшы эшләде, ә бу юлы үз бурычын үтәмәде, – дип сөйләде ул.

Кайбер автомобиль йөртүчеләр урау юллар эзләми, ә проблемалы участок аша үтәргә тырышалар, ахыр чиктә машиналары сүнә. Мария Гыйльманова кичә дустына ярдәмгә килгән.

– Ул миңа шалтыратып, тарттырып чыгаруымны сорады. Аларның машинасына утыргычка кадәр су кергән, шофер билгә кадәр юешләнгән. Без монда өченче ел яшибез һәм һәр яз шундый хәл. Минемчә, суны суырту мәгънәсез. Бәлки, бу урынга бетонларга, элек планлаштырылганча күл ясарга һәм бүтән йортлар төземәскә кирәктер. Потенциаль сатып алучыларны, бу проблемалы урын, дип кисәтәбез. Әмма кешеләр монда участоклар сатып алуларын дәвам итәләр, – дип гаҗәпләнә Мария Гыйльманова.

Мәктәп укучыларының каникуллары башланды. Ләкин түгәрәкләр эшли, балалар өстәмә дәресләргә йөри. Артур Сибгатуллин дусты белән җирле уку йортына  кадәр  коймага тотынып бара. Балалар моны уен кебек кабул итәләр.

– Без имтиханнарга әзерләнәбез, лицейга каникулда да йөрергә кирәк. Шуңа күрә без чын каршылыклар полосасын узабыз, – диде ул  елмаеп.

Су баскан урынны асфальт салынган “Светлый” торак комплексының беренче контроль-үтү пункты аша урап узарга мөмкин, 23 һәм 24 нче кварталлардагы юлга  асфальт салынмаган, таш кына җәелгән.
 

Җирлек башлыгы:
Бер сәгать эчендә 150 куб су суыртабыз. Мондый тизлек белән эшләсәк, бер атна эчендә проблеманы хәл итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса