Көектә яңа “Фаруаз” мәчете барлыкка килде
Җәмгыять

Көектә яңа “Фаруаз” мәчете барлыкка килде

Төзелеш өчен җирне Рөстәм Абзалов бүлеп биргән, мәчет аның әнисе исеме белән атала.

Яңа Салмачы коттедж поселогының Умырзая урамында мәчет ачылды. Аны төзү өчен гади җирле халык та, хәйриячеләр дә үз акчаларын керткән. Чөнки дини объект күпләргә кирәк иде.

Аллаһ йорты барлык битараф булмаганнар көче белән кыска вакыт эчендә төзелгән. 2020 елда булачак бинаның проекты әзерләнгән, 2021 елда эшләр башланган. Тагын бер елдан соң ярымай урнаштыралар. Мәчет мәхәллә кешеләре өчен һәрвакыт ачык, төнлә генә ябыла, анда 100гә якын кеше йөри. Анда догалар укып кына калмыйлар, ә Ислам дәресләре, бәйрәм ифтарлары да үткәрәләр.

– Мөселманнар кайда гына булмасын, алар көненә биш тапкыр Аллаһка гыйбадәт кылырга, ә ир-атлар мәчеттә намаз укырга тиеш, – дип билгеләп үтте дини объект төзелешендә катнашкан ярдәмчеләрнең берсенең тормыш иптәше Ләйсән Сәйфуллина. – Без авылга 2018 елда күчендек. Күпләр биредә мәчет булуын теләде. Барысы өчен дә борчылдык. Һәм безнең күз алдында ул барлыкка килде: матур, зур һәм якты бина, – диде ул елмаеп.

Ләйсән Сәйфуллина 16 яшеннән Исламда. Ул биш бала анасы, 43 яшендә аның инде өч оныгы бар. Аның кечкенә балалары мәчеткә йөриләр, Коръәнне өйрәнәләр. 68 яшьлек Рәмзилә Ялалова да мәчеткә оныкларын йөртергә планлаштыра.

– Мәчет тарихы һәм поселок тарихы әле языла башлады гына. Без бик көттек, бу безнең өчен искиткеч шатлыклы вакыйга. Һәр кеше үзенең тамырларын, динен, туган телен белергә тиеш. Мәчеткә төрле яшьтәге кешеләр килә: хатын-кызлар да, яшьләр дә, балалар да. Кайвакыт машина куярга да урын булмый, – диде ул.

Ике катлы, кирпеч бина ике йөзгә кадәр кеше сыйдыра. Анда ир-атлар һәм хатынкызлар өчен аерым намаз заллары, балаларны ислам нигезләренә өйрәтү бүлмәсе, гардероб, юыну бүлмәсе бар.

Узган җомгада мәчетне тантаналы ачу чарасында район башлыгы Илһам Кашапов һәм район мәчетләре, республика имамнары, спонсорлар сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Чарага җирле халык та килде. Мәчетнең барлыкка килүенә өлеш керткәннәрнең барысын да рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Ахырда бергәләп намаз укыдылар.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Юныс хәзрәт Вәлиуллин билгеләнде.