Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колай аграрийлары финиш сызыгына чыкты

"Агролак-К" хуҗалыгында чәчү мәйданнары 2106 гектар тәшкил итә.

Колай авыл җирлегендә чәчү эшләренә барлыгы 15ләп кеше – КамАЗ шоферлары, чәчүчеләр һәм аларның ярдәмчеләре җәлеп ителгән. Һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, алар кайвакыт иртәгә басуларга чыга алачакмы-юкмы икәнен төгәл белә алмаган, әмма һәрчак эшкә әзер булып торганнар.  Эш графигын табигать үзе  көйли.

Без эшне көйле итеп оештырдык. Беренче ел гына кияүдә түгел, диләр бит. Сезонның шулай катлаулы башлануын хәтерләмим әле. Кайдадыр тәүлек буе ике сменада чәчкәннәр, кайдадыр сменаларны озайтканнар. Авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы бушка китмәде. Без эшне уңышлы башкарабыз, дүшәмбегә эшне якынча 85 процентка башкардык, бу 1800 гектар. Бездә чәчүлекләр барысы 2160 гектар мәйданны  били, - дип сөйләде «Агролак-К» ҖЧҖ генераль директоры Раил Галәмов.

 Механизаторларның тракторларына ашлама һәм орлыкны  йөк төяүчеләр тутыра, алар арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да бар. 

Мин икенче сезонны чәчүдә катнашам. Менә кулдашым белән техника бакларын тутырабыз. Ашламаны 10 литрлы чиләк, ә ашлыкны капчык белән төйибез.  Йөк тутыру өчен 10 минут тирәсе вакыт кирәк. Аннан техника чәчүгә китә, ә без 40 минут ял итәбез, - диде Колай авылындагы «Агролак-К» ҖЧҖдән Нина Капова. 

Ул яшерми, эш авыр, бу хатын-кызлар эше түгел, әмма ул моңа ияләшкән инде. Хуҗалык өйгә якын урнашкан, шуңа да бу эшне сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса