Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коръәнне яттан укырга өйрәтәләр

14 августта Питрәч Җәмигъ мәчетендә балалар һәм олылар өчен Изге Коръәнне ятлау буенча дәресләр башланачак. Аларны Коръән-хафиз – Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Субхиддин Кари алып барачак.

Безнең райондагы кайбер гаиләләр – Ислам кануннары буенча яшәүче мөселманнар, үз балаларын да шундый ук рухта тәрбияләргә тырышалар. Ислам буенча, изге Коръәннән бер генә хәреф  булса да укыган кеше ун тапкыр бүләк алачак дип санала. Шуңа күрә сүрәләрне һәм аятьләрне өйрәнү һәр мөселман өчен изге эш: балалар өчен дә, олылар өчен дә.

– Җиде яшьтән балаларны чакырабыз. Аларның хәрефләрне танып белүе мөһим. Чөнки безнең дәресләр нәкъ изге китап нигезләреннән башлана. Без укуга гендер чикләүләре куймыйбыз, шуңа күрә дәресләргә кызлар да килергә мөмкин, – дип сөйләде Җәмигъ мәчете укытучысы Алмаз хәзрәт Газимов. – Коръән – зирәклек һәм үгетнәсыйхәтләрнең бетмәс чыганагы, белем хәзинәсе һәм Аллаһы Тәгаләдән  бүләкләү алу чарасы, –  дип билгеләп үтте ул.

Алмаз хәзрәт  Газимов сүзләренчә, хафиз Питрәч районында калырга планлаштыра.

– Аның тәҗрибәсе зур, ул Коръәнне тиз һәм сыйфатлы өйрәнүнең нечкәлекләрен, серләрен яхшы белә, –  дип билгеләп үтте Алмаз хәзрәт.
 

Белешмә өчен
Хафиз – Коръәнне беренче биттән соңгы биткә кадәр ятлаган кешене шулай дип атыйлар. Аның төп максаты – мөселманнарның изге текстларын саклау һәм тапшыру. Тулырак мәгълүматны 89027154252 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса