Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы ана Ленино-Кокушкино авылында иппотерапия ачарга планлаштыра

Аның иң кечкенә кызына 14 яшь, ул балачактан ук үзенчәлекле бала

Наталья Юрина бер ел элек “ОсобыйЖеРебенок” адаптив ат спорты һәм иппотерапия үзәге ачкан, бу адымга аны сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле кызы Меланья этәргән.

Гомер буе кешеләргә ярдәм итә

Наталья Анатольевна Казанда туган, ул кечкенәдән кызыксынучан, игелекле бала булып үсә. Музыка мәктәбендә укый, хореографиягә йөри, КАИны тәмамлап югары белем ала, шулай ук кызыл дипломга училище тәмамлап, парикмахер белгечлеге үзләштерә, бу аның тормышын билгеләүче һөнәргә әверелә.

Бүген ул өч кыз әнисе – олысы инде үзе күп балалы әни, уртанчысы Казанда яши һәм карьера төзи. Иң кечкенә кызына 14 яшь, ул балачактан ук үзенчәлекле бала. Наталья шәхси тормышын тиз генә җайлый алмаган, шуңа күрә озак вакыт балаларын аңа ялгыз үстерергә туры килә. Менә инде 12 ел аның янәшәсендә сөекле ире бар, ул аның ныклы терәге, төп ярдәмчесе. Кече кызының иминлеге һәм сәламәтлеге өчен гаилә шәһәрдән авылга күчәргә карар кыла, һәм менә сигезенче ел инде алар Ленино-Кокушкинода яши. Аның олы кызы да үзенең зур гаиләсе белән хәзер монда күченгән.

Наталья Анатольевна бөтен гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлый.

Бервакыт олы кызлары урамнан таныш булмаган бер кыз белән кайта. Әниләреннән аңа үзләрендә кунарга калырга рөхсәт бирүен сорыйлар, чөнки ул верандаларда яки подъездларда кунарга мәҗбүр икән. Наталья бу кызның әтиәнисе турында барысын да ачыклый, аларның өенә бара һәм баланың андый шартларда яшәргә тиеш түгеллеген аңлый. Кызның хәтта документлары да, медкартасы да булмаган. Өч ел ул Юриннарда яши. Бу вакыт эчендә кызга документлар ясаталар, аннары үз әнисе дә акылына килә һәм Гөлчәчәк кире өенә кайта.

Шулай ук Наталья хәйриячелек белән дә шөгыльләнгән. Үзенең матурлык салонында ул махсус бүлмә булдыра һәм монда һәркем үзенә ярамаган, ташларга кызганыч булган әйберләрне китерә башлый. Аларны алырга мохтаҗлар килә. Мәсәлән, алар арасында ялгыз күп балалы ата, алты бала тәрбияләүче гаилә, янгыннан зыян күрүчеләр була. Алар анда һәрвакыт үзләре һәм балалары өчен кием таба алганнар. Калган әйберләрне республика районнары буенча гыйбадәтханәләргә алып киткәннәр.

Соңрак Наталья Анатольевна хәйрия оешмалары белән хезмәттәшлек итә башлый, авыр хәлдә калган әниләргә, әбиләргә һәм башка опекуннарга ярдәм итә. Яисә үзләрен матурайтырга теләүче, әмма моның өчен мөмкинлеге булмаган әниләргә булыша. Наталья Юрина аларны бушлай бизәндергән, аларның сөенечтән балкыган йөзләрен күрү аның өчен иң яхшы түләү булган. Күпләргә ул үз-үзенә, үз көченә ышаныч бүләк итә, кайберәүләр хәтта шәхси тормышларын җайга сала алган.

Әнисе кызын көчле итеп тәрбияли

Аның үзенчәлекле кызы Меланья һәрвакыт аерым игътибар таләп итә, чөнки ул ДЦП диагнозы белән туган. Элек ул йөри алмаган, бары тик шуышып кына йөргән. Аңа табиблар катлаулы, әмма нәтиҗәле операция ясый һәм ул аякка баса. Әлегә ул кеше ярдәме белән генә йөри, ләкин бу да зур казаныш. Алга таба ныгу, үсеш алу өчен, табиблар аңа иппотерапия – атка атланып йөрү һәм атлар белән аралашу ярдәмендә дәваланырга киңәш итә.

2021 елда Наталья Анатольевна кызын ипподромга атлар янына алып килә, башта үзе таныша аннары кызын да әкренләп атлар белән таныштыра. Меланья йөргән иппотерапия үзәгенә адаптив ат спортында балалар белән эшләү өчен грант бирелә. Спортчылар Меланьяны сайлап ала һәм ул адаптив ат спортчысы буларак күнегүләр ясый башлый. Беренче старт аңа көмеш медаль китерә. Әнисе кызын һәрвакыт җиңүгә омтылучы көрәшче итеп тәрбияли. 2022 елның ноябрендә үзәктә кыенлыклар башлана, ул ябылу алдында кала. Атларны сата башлыйлар, шөгыльләнү кыенлаша, үзәктән яраткан тренерлары да китә. Ул Меланьяга спортта гына түгел, ә сәламәтлеге өлкәсендә дә җиңүләр яуларга булыша. Кызда сколиоз була, һәм тренер ярдәмендә ул акрынлап юкка чыга. Меланья турая, аркасын ышанычлы тота башлый, башын югары күтәрә. Шуңа күрә нәкъ менә шушы тренер белән эшне дәвам итү өчен гаилә ат сатып алырга карар итә. Бик күп битараф булмаган кешеләр ярдәме белән кирәкле сумма җыела һәм алар Забар исемле ат сатып алалар. Үзенчәлекле бала тәрбияләгән ана, башкаларга да ярдәм кирәклеген яхшы аңлый. Ярдәм балаларга гына түгел, ә сәламәтлеге ягыннан проблемалары булган олыларга да кирәк. Ул адаптив ат спорты һәм иппотерапия үзәген ача, анда балаларны да, яшүсмерләрне дә, яшьләрне дә чакыра башлыйлар. Хәзерге вакытта үзәктә өч спортчы, барысы да инде медаль ияләре, призлы урыннар яулаганнар. Мәсәлән, 20 яшьлек егет, тумыштан сукыр, ат өстендә йөрергә өйрәнгән һәм манежда үзен мөмкин кадәр иркен хис итә. Наталья Юрина алып барган дәресләргә ун кеше йөри, моның өчен ул махсус белем алган.

Әлегә үзәк эшчәнлеген Казан ипподромында алып бара, язын Юриннар Ленино-Кокушкино авылындагы үзләренең җир участогында ат абзары төзергә планлаштыралар.

Наталья Юрина:

– Без элек атларга битараф идек. Операция урынына иппотерапия белән шөгыльләнергә кирәк дигән киңәш ишеткәнче шулай булды. Бала моңа кадәр барлык хайваннардан курка иде, ләкин без нәтиҗәне күрдек һәм бу дәвалау ысулына карашыбызны үзгәрттек. Мин гомерем буе хәйрия эшләрендә катнашам. Бу миңа кирәкме? Тәрбиягә кыз алганда ук миңа бу сорауны биргәннәр иде. Мин мохтаҗлар яныннан болай гына үтеп китә алмыйм, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзермен. Ә үземнең үзенчәлекле балам тугач, мин бу проблемаларны ачыграк һәм шуның белән бергә аларны хәл итү мөмкинлекләрен күрә башладым, – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса