Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп функцияле үзәкләрдә машина йөртү таныклыкларын бирү вакытын кыскарттылар

Элегрәк хезмәт күрсәтү 15 эш көне булган.

Күп функцияле үзәкләрдә машина йөртү таныклыгын бирү вакытын 10 эш көненә кадәр кыскарттылар. 

«Минем документлар» бүлекчәләренә машина йөртү таныклыклары югалган яки аларны, аерым алганда, фамилия үзгәргәннән соң алыштырырга кирәк булган очракларда мөрәҗәгать итәргә була.

Документны рәсмиләштерү өчен паспорт, булган очракта машина йөртү таныклыгы һәм әгәр документның гамәлдә булу срогы чыккан булса яки аны яңа срокка әзерләгәндә медицина бәяләмәсе кирәк. Халыкара машина йөртү таныклыгын алу өчен шулай ук чит ил паспорты күчермәсе һәм 35 х 45 мм үлчәмле фотография кирәк. Илкүләм таныклыкны алу өчен КФҮ хезмәткәрләре гариза бирүчене бушлай фотога төшерәчәк.

Илкүләм машина йөртү таныклыгы өчен – 2000 сум, халыкара таныклык өчен 1600 сум пошлина түләнә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса