КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
БЕЗНЕҢ РАЙОН бер кеше исәбеннән торак йортлар төзелешенең гомуми мәйданы буенча алда бара.
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан буенча уртача 0,212 квадрат метр торак куллануга тапшырылган, бездә 2,132 квадрат метр. 2017 елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча республикада 860 мең квадрат метр мәйданда торак куллануга тапшырылган, бу еллык планның 36 процентын тәшкил итә.
ПИТРӘЧ РАЙОН СОВЕТЫНЫҢ чираттан тыш сессиясе үтте. Депутатлар район уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, шулай ук "Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үзәкләштерелгән бухгалтериясе" муниципаль казна учреждениесен билгеләү турында карар кабул итте.
ПИТРӘЧ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте съездында катнашты, аны республика политсовет хәрәкәте әгъзасы Наталья Ксенофонтова җитәкләде. "Татарстан - яңа гасыр" VII съезды соңгы өч елгы эшкә нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелде. Чарада бөтен республикадан 300гә якын иҗтимагый хәрәкәт делегатлары катнашты. Алар ачык тавыш бирү юлы белән политсовет хәрәкәте рәисе итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшинны сайладылар. Съездда шулай ук политсовет һәм хәрәкәтнең контроль комиссиясенең яңа әгъзалары сайланды.
РАЙОНДА ҺӘМ РЕСПУБЛИКАДА "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проектына нәтиҗәләр ясадылар. "Әкият" курчак театрында үткән бүләкләү тантанасында питрәчлеләр дә катнашты. Районыбызның дүрт укучысы "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә җиңеп, дипломнар һәм бүләкләр алды, ә "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә Шихазда авылыннан Надежда Зәйнуллина бүләккә лаек булды.
ПИТРӘЧ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ ИКЕ УКУЧЫСЫ Казанда бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре алды. "Олимпка юл" математика буенча олимпиаданың региональ этабында җиңгән Питрәч 1 нче мәктәп укучысы Фәргать Гарипов (укытучысы Рәзинә Кыямова) Бөтенроссия мәктәп укучыларының хокук буенча олимпиада призеры Кощак мәктәбе укучысы Эльза Азатян (укытучысы Светлана Каплевская) ТР мәгариф министры имзасы белән рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләнде.
РАЙОН КИТАПХАНӘСЕНӘ ЙӨРҮЧЕЛӘРГӘ хәзер электрон билетлар буенча хезмәт күрсәтәләр. Ел башыннан шәхси штрих-кодлар белән мондый билетларны 200 кеше алган. Мондый билет республиканың бөтен территориясе буенча гамәлдә.
ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДА ЯШӘҮЧЕ КЕШЕ законсыз рәвештә психотроп матдә саклаган өчен хөкем ителгән. Суд билгеләгәнчә, ул Казан шәһәрендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Шәхси тикшерү вакытында аннан психотроп матдә - амфетамин табып алганнар. Суд аны өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, сынау срогы 3 ел, дәүләт файдасына 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа