Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Россия Пенсия Фондының шәхси кабинетында социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итү турында гариза бирергә мөмкин.

Хезмәтләр җыелмасы рәвешендә булган дәүләт социаль ярдәме барлык алучыларга да һәр айлык акчалата түләү буларак тәкъдим ителә. Аны аерым категория гражданнар- ветераннар, инвалидлар (инвалид балаларны исәпкә кертеп), фашизмның балигъ булмаган тоткыннары, радиация нәтиҗәсендә зыян күргән затлар ала. Социаль хезмәтләр җыелмасына дәвалау препаратлары, медицина әйберләре, шифаханә-курортларда ял итүгә юллама, һәм шулай ук дәвалану урынына бушлай бару керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы вариантын үзгәртү турындагы гаризалар электрон рәвештә 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

"ДАНГА КҮМЕЛ, ВАТАНЫМ!" традицион патриотик җырлар конкурсына әзерлек башланды, аны Питрәч районы Яшьләр үзәге оештыра. Конкурста катнашучылар башкаруындагы җырларны 20 февральдә "Яшьләр үзәге"ндә тыңлап булачак. Конкурста районның һәр мәктәбе 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге алты укучыдан торган команда тәкъдим итә алачак. Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 февральгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителәчәк.

РАЙОННЫҢ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА "Җирдә яшәү хакына" күргәзмәсе уза. Ул Сталинград көрәшенең 74 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы вакытында ярым җимерек Сталинградта булган вакыйгалар турындагы китаплар тәкъдим ителгән. Киштәләрдә китап һәм журналларның иске һәм шулай ук өр-яңа материалларын күрергә була.

КОЛАЙ КИТАПХАНӘСЕ МӨДИРЕ Наталья Хоменко гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы мәдәни-ял чаралары иҗади проектлары һәм сценарийлары республика конкурсында катнашкан өчен ТР Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук аңа Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Милли мәдәният җәүһәрләре" муниципаль конкурсы I дәрәҗә дипломын, ә Питрәчнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Россия кино елына багышланган "Сихри кино дөньясы" район конкурсының I дәрәҗә дипломы тапшырды.

КҮН АВЫЛЫНДА янгында бер кеше һәлак була. Авылдашлары аңлатуынча һәм сорау алу күрсәткәнчә, үлгән кешенең даими эш урыны булмаган, спиртлы эчемлекләр кулланган, ә алдагы кичне күршесе белән спиртлы эчемлек кулланган. Янгын чыгу урынын тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, әлеге ир-ат йортны тиешенчә карамаган, җылыту приборлары янына янып китүчән материаллар куюы хәлне тагын да катлауландырган. Бу, күрәсең, янгын чыгуның сәбәбе булган да инде. Шул уңайдан район янгын күзәтчелеге питрәчлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә, үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч астына куймас өчен уяу булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса