«Әлбәден» Хәрби уеннары» бюджеты 7 млн сумнан артык тәшкил итте
Акча грантлар һәм президент фондыннан бүлеп бирелгән.
Быел «Әлбәден» Хәрби уеннары» Бөтенроссия фестиваленең гомуми бюджеты 7 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу хакта «Геройны хәтерлә» проекты авторы, фестивальне оештыручы Наилә Таҗиева хәбәр итте.
Чара реконструкция программасын исәпкә алып өч көн уза. Ул "Росмолодежь" федераль гранты һәм Президент Мәдәни инициативалар Фонды акчаларына үткәрелә. Шулай ук безне Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Питрәч муниципаль районы да хуплый", - дип сөйләде автор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа