Ленино-Кокушкино авылыннан 20 яшьлек кыз беркайчан да дөньяны гади кешеләр кебек күрмәгән
Аның тормышы яшьтәшләренеке кебек сценарий буенча бара: студентлык чоры, яңа танышлар, яраткан шөгыль. Ләкин башкалардан аермалы буларак, аңа моның өчен күбрәк көч куярга туры килә.
- Кечкенә чагымда мин төсләрне күрә идем, аннары андый сәләтем бетте. Хәзер яктылыкны һәм зур әйберләрне күрәм: шкаф, суыткыч. Алар миңа адашмаска булышалар, - дип аңлата кыз.
Ул туганда табиблар аның сәламәт бала булуында шикләнмәгән. Авыруны бер айдан соң гына әти-әнисе сизеп ала. Сабый бик еш күзен йомгалый торган була. Аны табибларга күрсәтәләр. Алар исә кечкенә пациентның күз күреме белән проблемалары барлыгын әйтәләр. Алга таба кыз алты ай саен операцияләр кичерә. Беркем дә аның күрә ала башлаячагына гарантия бирми. Барлык манипуляцияләр дә аз гына күрү сәләтен дә югалтмас өчен ясала.
Ул гадәти балалар бакчасына йөри башлый. Аннары Казандагы коррекция мәктәбендә укый, шул ук вакытта унбер ел музыка мәктәбендә белем ала, аны кызыл аттестатка тәмамлый. Мария берүзе дә җырлый, ансамбль белән дә чыгыш ясый, фортепианода уйный, хәзер гитарада уйнау нечкәлекләрен өйрәнә. Аның бүлмәсендәге компьютер өстәле киштәләре төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда яуланган кубоклар, медальләр, грамоталар һәм дипломнар белән тулган. Кызның сүзләре буенча, алар ким дигәндә 150. Ул төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә дә чыгыш ясавын дәвам итә.
Югары уку йортына укырга кергәндә, Мария ике һөнәрнең берсен сайларга мәҗбүр була: музыка юнәлешендә үсеш алыргамы яки музыкаль педагог-психолог булыргамы.
- Әнием гомере буе тәрбияче булып эшләде. Мин дә балаларга тартылам, алар янында булырга яратам. Үземне дә тирәнрәк беләсем, ни өчен теге яки бу ситуациядә үземне болай түгел, ә башкача тотуымны аңлыйсым килә, – ди Мария.
Ул Казан институтының көндезге бүлегендә өченче курста укый, башка студентлар белән тулай торакта яши. Социаль челтәрләр аша төркемдәшләре белән аралаша, тавыш ярдәмчесе ярдәмендә шәхси бит алып бара. Мондый сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус ясалган Брайль шрифты буенча яза һәм укый. Укытучылар аны аермыйлар, башкаларга караган кебек карыйлар, ә студент моңа шат кына. Тирә-юньдәгеләр Машаның күрмәвен кайчак аңламыйлар да. Кул таягын ул бик сирәк куллана, берәр төркемдәше белән култыклашып баруны өстен күрә. Күзлекне дә кояшлы көндә генә кия.
– Бервакыт без чишенү бүлмәсендә басып тора идек, һәм бер таныш булмаган студент кыз сумкасын алып бирүне сорады. Күрмәгәнемне белгәч, бик гаҗәпләнде, - дип елмаеп искә ала Мария.
Аның яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре яхшы, еллар дәвамында сыналган дуслары, хәтта егете дә бар. Бик шәхси тема булу сәбәпле, аның турында ул сөйләргә теләмәде.
– Без кеше белән танышканда, танылган әйтем буенча, «киеменә карап каршы алабыз». Сез кешеләрне ничек кабул итәсез? Кем булу мөһим түгел: укытучы, курсташ, чит кеше, - дип кызыксынам.
- Башта тавышы буенча. Ә аралашу барышында әңгәмәдәшнең нәрсә турында уйлаганын, нәрсә турында сөйләгәнен, никадәр ачык булуын аңлыйм. Аның минем проблемага ничек каравы мөһим. Бу аның өчен киртә булырмы яки юкмы, – дип уртаклаша Мария.
Ул тирә-юнендә һәрвакыт яхшы кешеләр булуын, һәркемнең аны кабул итүен, аерып калдырмавын, ярдәм итүләрен һәм булышуларын искәртә. Мария үзен көзгедән күрми, ләкин үзе турында кайгыртырга ярата. Ай саен маникюр, керфек ясата, дус кызлары белән кибеткә йөри, алар аңа тиешле кием сайларга булышалар. Ял көннәрендә һәм каникулларда өенә кайта, анда аны һәрвакыт кайгыртучан әнисе белән әтисе көтә, янәшәдә ике бертуган абыйсы һәм аларның кызлары яши.
- Бөтен кеше кебек яшәү, шул ук вакытта алар кебек булмау – бу бит җиңел түгел. Моның өчен ихтыяр көче, оптимизм, тәвәккәллек һәм максатчанлык кирәк. Сез үзегез шундый үзенчәлегегезгә ничек карыйсыз? – дип әңгәмәбезне төгәлләүче сорау бирәм мин героиняга.
– Шулай килеп чыкты инде. Беркемне дә гаепләмим. Беркайчан да депрессия кичергәнем булмады. Әлбәттә, яшүсмер чакта сораулар туа иде. Нигә шулай? Ни өчен берүзем чыгып йөреп керә алмыйм? Мондый мөмкинлек юк. Тик куркыныч түгел, бу уңайдан бик сирәк борчылам. Күрмәсәм дә, мин үземне тулысынча бәхетле кеше дип саныйм. Минем өчен бәхет – янәшәдә булган гаиләм, якыннарым, туганнарым, – ди ул.