Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус хәрби операция зонасына бушлай посылкалар җибәрергә мөмкин булуын искәрттеләр

РФ Кораллы Көчләренең фельдъегерия-почта элемтәсе бүлекләре дә хатларны тапшыру белән шөгыльләнә.

Татарстан Хәрби комиссариатында бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай посылка һәм хат җибәрү мөмкинлеге барлыгын искәрттеләр.

«Россия почтасы генераль директорының 2023 елның 28 апрелендә имзаланган боерыгы буенча махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр адресына 10 килограммга кадәрге авырлыктагы посылкаларны җибәрү түләүсез оештырыла. Посылканы «Россия почтасы» элемтәсенең теләсә кайсы бүлегеннән җибәрергә мөмкин», - дип сөйләде ТР Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин.

Россиядән җибәрелгән посылкалар почтаның Мәскәүдәге логистик үзәгенә эләгә. Шуннан соң аларны Саклану министрлыгы вәкилләренә тапшыралар, алар адресатларга илтеп бирә.

Посылкаларны түләүсез почта бүлекчәләрендә генә рәсмиләштерергә мөмкин. Операторга посылканы ачык килеш бирергә кирәк. Бер кеше рәсмиләштерә ала торган посылкалар саны чикләнмәгән, әмма һәркайсының авырлыгы 10 килограммга кадәр булырга тиеш.

Хатлар гади почта конвертына салып җибәрелә. Конвертка һәм посылкага адресны түбәндәге үрнәк буенча язарга кирәк:

индекс 103400, «город Москва-400», Адресатның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, хәрби часть номеры.

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә посылканы бушлай җибәрү кагыйдәләре турындагы тулырак мәгълүматны «Россия почтасы» колл үзәгендә 8 800 100 00 00 номеры буенча алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса