Бу хакта ТР Күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
8 яшьтән алып 17 яше тулмаган балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул итүне тәэмин итү максатында, Татарстанда күп фунцияле үзәкләрнең офислары 1 майдан 10 майга кадәр ял көннәрсез эшләячәк.
Әгәр ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алмасалар, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.
Бәйрәм көннәрендә «Минем документлар» офисларының эш режимы үзгәрә. 1, 2, 3, 7, 8, 9 һәм 10 май көннәрендә офислар 10.00 – 14.00 сәгатьләрдә кизү тору режимында эшләячәк. Бу көннәрдә кабул итү бары тик 8-16 яшьлек балалар өчен түләү буенча гына алып барылачак. 4, 5, 6 майда күп фунцияле үзәкләрнең офислары гадәти режимда эшли.
Мозаффарова билгеләп үткәнчә, апрельнең соңгы эш көнендә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул ителмәячәк. Документларны май башыннан гына тапшырырга мөмкин. Спикер Татарстанда яшәүчеләргә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга тәкъдим итте.