Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә сөйләделәр
Казан метросында кешеләр еш кына документларын, банк һәм транспорт карталарын, юл йөрү билетларын, акча янчыкларын һәм кәрәзле телефоннарын югалта. Бу әйберләрнең барысы да, хуҗалары аларны кайда онытып калдырса, шул станциядә саклана.
Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар метрода еш кына кулчатыр, пирчәткә, сумка, кара күзлек, баш киемнәрен онытып калдыра. Әгәр пассажирлар кемдер онытып калдырган әйберләргә юлыкса, аларга станциядә кизү торучыга мөрәҗәгать итәргә һәм югалган әйберне метро хезмәткәренә – полицейскийга, инспекторга яки станциядә кизү торучыга тапшырырга кирәк.
Югалган әйбер хакында кайнар элемтә телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин: +7(843)533-70-61.