Милли музей һәм аның филиалларына 7 майда бушлай кереп алачак
Җәмгыять

Милли музей һәм аның филиалларына 7 майда бушлай кереп алачак

Бу хакта музейның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Сишәмбе, 7 майда, казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Габдулла Тукай әдәби музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, В.И.Ленин музей-йорты, Муса Җәлил музей-фатиры, Е.А.Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры, Каюм Насыйри музеена керү ирекле булачак.

Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.