Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәфирә Игламова гөмбә җыеп 160 мең сум акча эшләгән

Питрәч урманнарыннан ул аеруча да нарат гөмбәсе җыярга ярата икән

Казанда яшәүче Нәфирә Игламова гөмбә җыеп 160 мең сум акча эшләгән. Нәфирә ханым безнең район өчен дә ят кеше түгел, 10 еллап Питрәч, Шәле Сабантуйларында хатын-кызлар арасында гер күтәреп, кул көрәштереп беренче урыннар яулап бара. 

Моннан 12 ел элек Питрәчнең бик матур Шәле авылына дусларым Гатаулла хәм Рәшидә Гайфуллиннар гаиләсенә бәрәңге алырга дип кунакка кайткан идем. Менә шуннан бирле Питрәчкә юллар өзелми, Аллага шөкер. Кунакка, Сабантуйларга йөрибез. Менә быел урманнарыгызга гөмбәгә дә барып кайттык әле, - дип уртаклашты Нәфирә ханым. 

Нәфирә Игламова төрле сорттагы гөмбәләрне җыярга тырыша. Аның өчен тәмсез гөмбә юк икән, иң мөһиме агулы булмасын. 

“Тәмсез бу” дигән гөмбә дә, җиренә җиткереп эшкәртсәң, тәмләткечләрен салып маринадласаң, кыш көне телеңне йотарлык була. “Быел гөмбә юк” дигән кешегә хәйран калам инде мин. Урманга барсаң, бервакытта да гөмбәсез кайтмыйсың инде ул. Без барган урманнарда чалгы белән чабып алырлык урыннар чыккалады. Иренмичә эшлим дигән кешегә, күңел күзең белән карасаң – җыеп бетергесез ул. Гөмбәне мәктәп елларында туганнарга ияреп йөреп җыярга, аерырга өйрәндем. Бервакытта да шикләнгән гөмбәне җыйганыбыз юк. Бик матур булса да, күзне алдап калса да без аңа орынмыйбыз. Башкаларга да белмәгән гөмбәне җыймаска киңәш итәм, - ди ул. 

Гадәттә, табышын яхшылап эшкәртеп, катырып куя хуҗабикә. Кыш җиткәч, көзге урман исе килеп торган гөмбәләрдән төрледән-төрле ризык пешереп куандыра икән якыннарын. Пицца, гөмбә икрасын аеруча да яраталар өйдәгеләре. Үзләренә генә түгел, гөмбәне сатуга да әзерли ул. 

Элек гөмбә сатып акча эшләү башымда да юк иде. Бик күп җыя башлагач, сорап та килүчеләр булгач, сатып карарга булдым. Елдан-ел клиентларыбыз артты. Без инде хәзер 8-9 ел буе гөмбә сатабыз. Быел 160 мең акча эшләдек. Бөтен җыелган гөмбәне дә сатып бетереп барам. Клиентларым белән туганлашып беттек инде, бер миннән алсалар, кабат-кабат кайталар, - ди оста гөмбәче. 

Нәфирә ханым шулай ук гөмбәләрне Казаннан ерак булган Мамадыш, Болгар, Лаеш районнары урманнарыннан да җыя икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса