Ноябрьдә питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә
Җәмгыять

Ноябрьдә питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә

Бу хакта мәгълүмат Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаренда бар.

Питрәчлеләрне ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көтә.

«4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Алар Татарстанда бәйрәм булмаган ял көннәре булып тора», диелгән документта.

Шулай итеп, җомга көнне, 4 ноябрьдә питрәчлеләр ял итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

6 ноябрь көнне төбәк бәйрәме якшәмбегә туры килә. Татарстан законы нигезендә, бәйрәм белән бергә туры килгән ял көне икенче эш көненә күчерелми. Шулай итеп, ноябрьдә төбәк халкы өч көн рәттән ял итәчәк.