Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ноябрьдә үз көченә керә торган законнар турында сөйлибез

Көзнең соңгы аеннан россиялеләрнең тормышы ничек үзгәрәчәк?

30 октябрьдә товар һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен сатучыларны штрафка тарту турында закон үз көченә керә, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. 

«Закон гражданнарны намуссыз сатучылардан саклаячак. Ул сату-алу килешүенә өстәмә товар яки хезмәтләрне мәҗбүри сатып алу турында шартлар кертелә торган очракларны булдырмаячак», - диде Володин.

Федерация Советындагы Конституция комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова элегрәк ачыклык керткәнчә, закон нигезендә кулланучыга аерым бәягә өстәмә товарлар һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен җаваплылык билгеләнә.

Товарлар һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен максималь җәза – 40 мең, ә хокуклары бозылуга бәйле рәвештә кулланучының таләпләрен караудан нигезсез баш тарткан өчен максималь штраф күләме 300 мең сум тәшкил итә.

3 ноябрьдән шулай ук судтан тыш бөлгенлек процедурасын киңәйтү турындагы закон үз көченә керә. Гражданин 25 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр бурычы җыелган очракта гариза тапшыра алачак. Милке булмаган һәм балаларга бердәм пособие рәвешендә бердәнбер кереме булган гражданнар бурычын мәҗбүри түләттергәннән соң бер ел үткәч үзләрен банкрот дип игълан итә алачак. Башка категориядәге гражданнар бу процедурадан 7 елдан соң файдалану хокукына ия.

29 ноябрьдән газ җиһазының иминлеге турында закон үз көченә керә. Әлеге закон нигезендә, күп фатирлы йорттагы фатирларда да, подъездда да газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүне бер оешма үткәрәчәк. Әлеге вакытка идарәче оешмаларның килешүләре һәм уставлары закон нигезендә билгеләнгән таләпләргә туры китерелергә тиеш.

3 ноябрьдән технология компанияләренә дәүләт ярдәме турындагы норма гамәлгә керә. Әлеге закон нигезендә зур булмаган югары технологияле оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук сәнәгать предприятиеләрендә алдынгы технологияләр гамәлгә кертеләчәк.

«Инновацион технологияләр», «технологик компания», «кече технологик компания» кебек төп төшенчәләр беркетелә», - диелә Telegram-каналда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса