Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен Керәшен Сәрдәсе авылы музеена экскурсия оештырдылар.
Экскурсиядә катнашучылар керәшен халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштылар. Экскурсияне музей хезмәткәре Олег Волков үткәрде.
Өлкәннәр шулай ук җирле Изге Николай чишмәсенә дә булдылар һәм чиркәү бинасын карадылар.