Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паркларда электросамокатта йөрүне тыячаклар

Иминлек максатларыннан

Россия Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү проекты тәкъдим итте. Алар шәхси мобильлек чараларын куллануны билгели. Проектта паркларда электросамокатларда, сегвейларда, монотәгәрмәчләрдә йөрүне тыю, шулай ук бу мобиль транспортларның машиналар йөри торган юлда хәрәкәтен чикләү тәкъдим ителә. 

Мәсәлән, электросамокатларның хәрәкәт тизлеген чикләргә тәкъдим итәләр. Машиналар йөри торган юл читеннән бару автомобильләр өчен рөхсәт ителгән тизлек 60 км/сәг булганда һәм юл чите булмаганда гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта шәхси мобильлек чарасы фара һәм фонарь, тормоз, тавыш сигналы һәм яктылык кайтаргыч белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Моннан тыш шәхси мобильлек чаралары кулланучыларга җәяүлеләр кичүеннән дә чыгарга ярамый, аннан җәяү чыгарга туры киләчәк.

Иминлек максатларыннан паркларда, җәяүлеләр зонасында һәм хәрәкәт күп булган урыннарда да шәхси мобильлек чаралары куллану тыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса