Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч авылыннан 30 яшьлек эшмәкәр Игорь Дудкин пекарня ачты

Ул үзенең күптәнге идеясен тормышка ашыруын билгеләп үтте

Район үзәгендә яңа пекарня барлыкка килде, анда ипинең төрле сортлары һәм камыр ризыклары пешереләчәк һәм сатылачак. Шулай ук залда яңа ясалган кофе эчәргә, кайнар шоколад белән җылынырга мөмкин.

– Мин һәрвакыт тыныч кына круассан белән кофе эчәргә мөмкин булган уңайлы, матур мәйданчык булдырырга теләдем. Питрәчтә андый учреждениеләр җитми. Үз планнарымны тормышка ашыра алуыма бик шатмын, – дип уртаклашты эшмәкәр.

Пекарняда тулы цикл булачак. Оннан башлап, әзер ипигә кадәр – бөтен процесс цехта үткәреләчәк. Ипи пешерүчеләр һәм авылдашлары белән аралашкач, ул хәләл продукция җитештерергә карар иткән.

– Миңа яңа пешкән ипи исе, аның кетердәп торуы һәм тәме ошый. Мин балачактан ук автовокзал каршында ипи-күмәч заводы булуын, ә кечкенә тәрәзә аша әнием белән ипи сатып алуыбызны хәтерлим. Ул искиткеч тәмле һәм хуш исле иде. Мин, мөгаен, шул вакыттан ук ипи-күмәч ризыкларын яратып калганмындыр. Өстәвенә, әни еш кына өйдә төрледән-төрле камыр ризыклары пешерә, – дип сөйли Игорь. – Хәзер кибет ипие элеккеге кебек түгел. Сыйфатлы продукт җитештерергә телим. Хәзерге вакытта аеруча да нинди ризык ашавыбызны белеп торырга кирәк, – диде ул.


БИОГРАФИЯСЕ

Игорь Дудкин Питрәчтә туган, икенче мәктәптә укыган. КФУ, аннары КДИУ тәмамлаган. Студент чагында ук автомобиль юучы, төзелешләрдә төрле эш башкаручы, йөк төяүче, официант, сатучы булып эшләп ала. Университеттан соң Керәшен Сәрдәсе мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып урнаша. Казанның иң зур күчемсез милек агентлыгында яхшы карьера ясый. Аннары алга таба үсеш алырга карар итә һәм эшмәкәрлеккә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса