Конкурс «Мәгарифтә яңа методикалар» дип атала
«Бәләкәч» район үзәгенең балалар бакчасы педагог-психологы Мария Никифорова педагоглар һәм тәрбиячеләр өчен «Мәгарифтә яңа методикалар» Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады.
- Мин «Смешарики» мультфильмы нигезендә эмоциональ интеллектны психологик үстерү дәресен тормышка ашырдым һәм компьютер уенын эшләдем. Минем өчен шундый зур конкурста җиңү – бик әһәмиятле вакыйга", - дип уртаклашты Мария Михайловна.
Ярышлар йомгаклары буенча барлык җиңүчеләр дә сертификатлар һәм бүләкләр алачак. Питрәч педагогы декабрь урталарында Бөтенроссия конференциясендә катнашачак. Шул чакта бүләкләү тантанасы булырга мөмкин.