Хәзерге состав әгъзаларының вәкаләтләр срогы тәмамлану сәбәпле
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегендә Иҗтимагый советның яңа составын формалаштыруга керештеләр, ул 12 апрельдән эшли башлаячак.
Советның төп бурычлары - Эчке эшләр органнары эшенә ярдәм итү, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, полиция эшчәнлеген иҗтимагый контрольдә тоту.
Составка керергә теләүчеләргә 3-12-10 (дежурлык часте), 3-03-08 (ГРЛС) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.