Питрәч янгын сүндерү бүлегенең каравыл башлыгы Роман Миронов турында
Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 20 елдан артык хезмәт итә.
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Алар өчен кешеләрне коткару – игелекле гамәл генә түгел, ә хезмәт бурычы. 27 декабрьдә Россиядә коткаручылар көнен билгеләп үтәләр. Роман Миронов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 20 елдан артык хезмәт итә. Бу аның өчен супергерой булу теләге белән рухландырылган балачак хыялы түгел. Барысы да очраклы килеп чыккан, ләкин нәкъ менә очраклы хәл аны иң мөһим һәм батыр һөнәрләрнең берсе вәкиле иткән.
Княжа авылында туыпүскән Роман ЛениноКокушкино мәктәбен тәмамлаган. Әтисе Анатолий Николаевич механик, әнисе Рәмзия Бариевна кадрлар бүлегендә эшләгән. Уллары авыл хуҗалыгын да, бухгалтерияне дә сайламаган. Ул үз юлы белән бара – Казан кооператив техникумының юридик факультетын тәмамлый. Әмма юрист булып эшләмәгән. Башта сельхозхимиягә эшче булып урнаша, ә 2003 елда, янгын сүндерүче вакансиясе турында дусларыннан белгәч, үзен яңа өлкәдә сынап карарга була.
Беренче тапкыр Чыты авылындагы янгынга чыккан, анда ул вакытта берьюлы берничә йорт янган.
– Без килеп җиткәндә инде янгын бик көчле иде, – дип искә ала Роман Миронов. – Җәйге көн, көчле җил исә иде. Мин ул чагында, мөгаен, яшьлегем һәм gСменада бер генә чакыру да булмаса, питрәчлеләрнең көне тыныч узуын аңлаудан да рәхәте юк. тәҗрибәсезлегем аркасында, бөтен куркынычны һәм җаваплылыкны ахыргача аңламаганмындыр да, бу вакыт узу белән килде. Коткаручы өчен иң мөһиме – бернәрсәдән дә курыкмау: уттан да, биеклектән дә, һәм иң мөһиме сәламәтлек нык булсын.
Ике ел хезмәт иткәннән соң Роман Анатольевич отделение командиры, аннары – каравыл башлыгы була, бу вазифада инде 15 ел. Аның җитәкчелегендә – өченче смена, аның составында биш янгын сүндерүче, ике машина йөртүче, ике отделение командиры һәм бер диспетчер.
Частьта янгын сүндерүчеләр чакырулар булмаганда да тик утырмыйлар, алар көн саен өйрәнүләр узалар. Теоретик өлеш өчен мәктәптәге кебек парталар һәм урындыклар белән кабинет бар, анда дәресләр, лекцияләр уза. Шуннан соң барлык нормативлар практик тренировкаларда кулланыла.
– Тревога сигналы булгач, без вакыйга урынына бер минут эчендә җыенып барырга тиешбез, – дип аңлатты Роман Анатольевич. – Бездә махсус хәрби кием бар, анда төп экипировка белән бергә каска, бияләйләр, шәхси саклану чаралары – сулыш аппараты һәм баллон керә. Без ким дигәндә 27 секунд эчендә киенергә тиеш; бу өчлегә, 21 секунд эчендә – бишлегә. Калган вакытта машинага утырып китәргә кирәк. Экипировка барысы бергә 15 килограмм чамасы авырлыкта.
Бригада янгыннарга, юлтранспорт һәлакәтләренә һәм авария-коткару урыннарына чыга. Роман Анатольевич тәҗрибәсендә кешеләрне уттан коткару очраклары күп була. Күптән түгел булган хәл: Космонавтов урамында янган йорттан ишеккә таба шуышкан кешене алып чыкканнар. Әмма фаҗигале нәтиҗәләр дә була, ут эчендә кешеләр һәлак була – бу эшнең эмоциональ яктан иң авыр өлеше.
Фильмнарда без еш кына кешенең янган йортка геройларча йөгереп керүен күрәбез. Безнең әңгәмәдәшебез әйтүенчә, мондый эпизодлар куркынычсызлык кагыйдәләренә каршы килә. Ә куркынычсызлык техникасын үтәүгә Роман Анатольевич аерым игътибар бирә. Ул монда команда эше мөһим дип саный.
– Безнең ут эченә ялгыз гына керергә бөтенләй хакыбыз юк, – ди каравыл башлыгы. – Ким дигәндә икешәр-өчәр кеше, бу берберебезне күзәтү, берәр хәл булган очракта ярдәм итү өчен эшләнә. Элементар рәвештә подвалга төшеп китәргә мөмкин. Мәсәлән, иске йортларда базлар күп, бигрәк тә Шәледә. Махсус сулыш аппараты янгын сүндерүчегә 30 минутка кадәр төтен эчендә калырга мөмкинлек бирә. Әгәр һава бетә икән, сигнализатор эшли һәм тавыш сигналы чыгара башлый икән – бу чыгарга вакыт дигән сүз. Югыйсә тончыгырга мөмкин.
Шунысы кызык, 2025 ел статистикасы буенча 146 чакырудан 80е – ялган чакыру. Ягъни шикле төтеннең сәбәбе ешрак мунча яки мич ягу кебек гадәти көнкүреш процессы булып чыга.
– Төтен исе килә дигән хәбәр алабыз. Без килгәндә кемдер тыныч кына мунчага яисә мичкә ягып яткан була.
Ялган тревога. Бу бөтенләй үк начар түгел, ә киресенчә, күршеләр уяулык күрсәтә, һәм бу бик дөрес гамәл. Хәлне игътибарсыз калдыруга һәм беркая да хәбәр итмәүгә караганда, барысы да тәртиптә булуына инану яхшырак, – дип ассызыклый Роман Анатольевич.
Эмоциональ яктан авыр хезмәт көннәреннән аны өй учагының җылысы һәм гаилә бәхете читкә юнәлтә. Мироновлар Питрәчтә яшиләр. Хатыны Резидә Галимҗановна белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр – Линиза һәм Карина. Икесе дә Казан Дәүләт төзелеш университетында белем алган, икесе дә кияүдә. Хатыны күп функцияле үзәк башлыгы вазыйфасын башкара. Олы кызы әтиәнисенә оныклары Элизаны бүләк иткән, аңа бер яшь.
Роман Анатольевич шулай ук хезмәтнең иң авыр мизгелләрендә бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булган хезмәттәшләрен үзенең зур гаиләсе дип саный.
– Дүрт елның бер елын эштә, янгын сүндерү бүлегендә үткәрәбез, чөнки сменалар графигы – өч тәүлектән соң. Бу инде икенче йорт кебек, – ди ул.
Роман Миронов эштән буш вакытын Татарстан территориясендә йөк ташуны оештыруга багышлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia