Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Питрәч керамика һөнәрчелеге» проекты Бөтенроссия конкурсында иң яхшысы дип табылды

«Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия социаль эшмәкәрлек проектлары конкурсына йомгак ясалды.

Питрәч керамика һөнәрчелеге Бөтенроссия конкурсында иң яхшысы дип танылды.

Финалга сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү һәм реабилитацияләү, балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше, физкультура, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге проектларны тормышка ашыручылар чыкты.

Җиңүчеләр арасында керамист рәссам, Татарстан Республикасы сәнгать һөнәрләре остасы Наталья Пилюгина да бар. Аның " XX гасыр Питрәч керамикасын яңадан торгызу" дигән проекты «Өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы социаль проекты» номинациясендә иң яхшысы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса