Питрәч мини-футболы: «Ред Булл» рәттән сигез җиңү яулады
Җәмгыять

Питрәч мини-футболы: «Ред Булл» рәттән сигез җиңү яулады

Бу юлы «Красные быки« Ленино-Кокушкиноның «Аякс» командасын 4:2 исәбенә җиңеп, 24 очко җыйды.

Мини-футбол буенча авыл яшьләре арасында район чемпионатында турнир лидеры – Питрәчтән «Ред Булл» сигезенче җиңүен яулады. 

Бу юлы «Красные быки» Ленино-Кокушкиноның «Аякс» командасын 4:2 исәбенә җиңеп, 24 очко җыйды. «Легион» һәм «Милан» уенында да шундый ук исәп булды, монда шәлелеләр җиңү яулаган. Ике уен 7:2 исәбе белән тәмамланды – «Фамили» «Балтика»ны, «Барса» «Спарта»ны җиңде. 

Турның башка матчлары алдагыча тәмамланды: «Фортуна» – «Аврора» – 6:1, «Виктория» – «Царево» – 5:4, «Феникс» – «Олимп» – 3:1, «Ленино» – «Фрейндшип» – 7: 1. 

Беренче әйләнешнең яртысыннан соң чемпионатта икенче урында «Барса» бара, аның 21 очкосы бар. Өченче урынга 18 очко белән «Виктория» чыкты, дүртенче урында «Олимп» – 16, бишенче урында «Царево» – 15, шулай ук «Ленино» үз исәбендә 15 очкога ия. 13әр очконы «Фортуна», «Аякс» һәм «Легион» җыйды. «Спарта»ның 12 очкосы, «Фрейндшип» һәм «Фамилия»нең 9 очкосы, «Феникс»ның 6 очкосы, «Милан» һәм «Балтика»ның 3 очкосы бар, һәм бары тик «Аврора»ның гына әлегә үз балансында бер очкосы да юк. 

Иң яхшы бомбардирлар арасында «Барс» һөҗүмчесе Данил Воркунов алда бара. Бу турда ул 6 балл җыйды (2 гол һәм 4 гол пасы). Аннан клубташы Валерий Бирюков 45 балл белән (23+22) сигез баллга калыша.

«Барса» командасыннан ике уенчы көндәшләреннән күпкә алдарак бара. Мәсәлән, өченче булып баручы Дмитрий Рубцов (Спарта) 21 балл җыйды (15+6). 


спорт Сәламәт яшәү рәвеше