Питрәч мобилизацияләнүчеләре гуманитар ярдәм алды
Барлыгы 155 комплект тапшырылды
Кичә Питрәч районы активистлары Казан Экспога мобилизацияләнгән якташлары өчен наборлар китерделәр.
Бөек Ватан сугышы вакытында да халык берләшкән һәм ярдәм иткән, барысын да фронтка җибәргәннәр. Без үз солдатларыбызны калдырырга тиеш түгел, - дип сөйләде активистларның берсе Александр Буздалов.
Комплектлар һәм акча волонтерлар һәм халык тарафыннан җыелган. Мисал өчен, Александр Буздалов технология укытучылары белән бергә подсумкалар тегүне оештырды, шулай ук даруларга акча җыйды. Шәле авылы халкы Гөлүсә Мифтиева җитәкчелегендә балаклава һәм пончолар ясады. Мобилизацияләнүчеләр китерелгән ярдәмгә бик шатландылар.
Шулай ук район активистлары солдатлар өчен сапогилар һәм җылы толстовкалар әзерлиләр, берничә көн дәвамында аларны да китерергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа