Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч педагогы «Татнефть» хәйрия фондыннан грант отты

Аның проекты тарихи мирасны саклауга юнәлдерелгән

Царевоның «Прогресс» күп профильле лицее педагогы Фирүзә Әмирова «Татнефть» ААҖ хәйрия фонды грантына ия булды.

«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге ярдәме белән язылган «Герой варислары» проекты «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә җиңде. Аны гамәлгә ашыру барышында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев истәлегенә багышланган чаралар үткәреләчәк. Шулай ук лицей базасында (белем бирү учреждениесе аның исемен йөртә) тир урнаштырылачак, анда балалар пневматик коралдан ату буенча үз күнекмәләрен арттыра алачак. 

Грант күләме 659 511 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса