Питрәч районда Интернет һәм кәрәзле элемтә аша мошенниклык һәм урлау очраклары арткан
Җәмгыять

Питрәч районда Интернет һәм кәрәзле элемтә аша мошенниклык һәм урлау очраклары арткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Азат Хәбибрахманов ничек мошенниклар корбаны булмау турында сөйләде

10 ай эчендә Питрәч районында 91 мошенниклык һәм урлау очрагы теркәлде. 35 очракны ачыкладык инде. Ел саен ачыкланган җинаятьләр саны арта. Узган ел 19,1 процент эшләрнең генә очына чыга алсак, быел ул сан 36,6 процентка кадәр җитте.

Мошенниклардан ничек сакланырга?

– Бернинди очракта да, беркемгә дә телефоннан шәхси мәгълүматларыгызны әйтмәгез. Исегездә калдырыгыз, бер генә банк хезмәткәренең дә: “Сезгә кредит рәсмиләштерергә кирәк”, дип тәкъдим итәргә, сездән банк карточкасы мәгълүматларын, аеруча да карта артындагы сввкодны сорарга хокукы юк. Нинди дә булса сылтама җибәргән очракларда да аларга кермәгез.


Җинаятьчеләргә нинди җәза каралган?

– Ике миллион сум акча урлаган очракта без Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең, 4 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгаттык. Бу очракта җинаятьче ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм булачак. 5 меңнән алып – 250 меңгә кадәр суммага зыян салынган булса җәза штраф яки ун елга кадәр ирекне чикләү булачак. Урланган сумма мөһим түгел. Бер мең сумнан җинаять эше кузгатыла инде. Бик еш, балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре дә югалган банк карточкалары табып кибетләрдә аз суммалы әйберләр сатып алалар. Ләкин бу да җинаять. Законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми.