Питрәч районы авылларында үзара салым программасы буенча эшләр бара
Үзара салым программасында аерым урам белән генә дә катнашырга була. Суммасын да бергәләп билгеләргә мөмкин.
Пимәр авыл җирлеге үзара салым буенча республика программасында ел саен катнаша. Бу юлы җыенга килүчеләр илле проценттан артыграк булган, ә «әйе» дип катнашучыларның 100 проценты диярлек тавыш биргән.
Моңа кадәр без су башнясын ясадык, юлларга таш җәйдек. Киләсе язга Пимәр авылының Пионерская урамында 1300 метр юлны тулысынча яңартырга телибез, яртысы инде ремонтланган. Башланган эшләрне тәмамларга уйлыйбыз, авылда юллар темасы шуның белән тәмамлансын иде инде. Юныс авылында балалар мәйданчыгы төзиячәкбез, - диде җирлек башлыгы Рәмис Гыйматдинов.
Чыты авыл җирлегендә үзара салым буенча алдагы елларда су башнясын төзекләндергәннәр, урамнардагы яктырткычларны алыштырганнар, авыл тракторы өчен өстәмә җайланмалар алганнар. Киләсе елда калган акчаларга Иске Йорт зиратында контейнерлар куярга, ә төп сумманы юл эшләренә юнәлтергә ниятлиләр.
Кощак авыл җирлегендә дә юлларны яңартырга исәпләгәннәр, ә Званка һәм Иске Кощак авылы халкы җыенга килмәгән. Бу программада катнашып булмый дигән сүз. Ни өчен халык республика программасыннан файдаланырга теләмәгән? Бу хакта без җирлек башлыгы Зөбәйдә Саттаровадан сораштык.
Элек Кощактагы бер урамда үзара салым акчасына вак таш түшәлде. Ә быел халык программада катнашырга теләмәде. Званка авылында яшәүчеләр юлны бары дәүләт хисабына гына эшләргә тиешләр, дип саный, – дип аңлатма бирде Зөбәйдә Нургалиевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа