Бу хакта җирле халыкка хәбәр иттеләр.
Көек авылында «Флюмам» мобиль комплексының эш графигы үзгәрде.
Яңа эш графигы – 5нән 9 октябрьгә кадәр. Элегрәк 28 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр планлаштырылган график гамәлдән чыгарылды.
Халыктан визитны әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып планлаштырырга һәм мәгълүматны туганнарына, күршеләренә җиткерүләрен сорыйлар.