Илһам Кашапов быел үзенең шәхси сәхифәсен булдырды
Татарстан Республикасында экспертлар муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының социаль челтәрләр алып бару сыйфатын бәяләделәр.
Социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару буенча иң яхшылар рәтендә Питрәч районы башлыгы да бар.
Үз сәхифәсен ул быел алып бара башлады. Илһам Миннеханович үз эшенең планнары һәм нәтиҗәләре белән уртаклаша, эш сәфәреннән фото һәм видео урнаштыра, проблемалы темаларга кагыла һәм сорауларга җавап бирә.
Тулаем алганда, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының 93% социаль челтәрләрдә шәхси битләре бар.