Питрәч районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында җылыту сезоны башланды
Җәмгыять

Питрәч районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында җылыту сезоны башланды

Бу ата-аналар соравы буенча эшләнде

Район мәгариф учреждениеләрендә 13 сентябрьдән җылыту сезоны башланды. Бу хакта хакимият матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча районның мәгариф учреждениеләрендә җылытуны тоташтырдылар. Көн дәвамында белгечләр бу эш белән этаплап шөгыльләнделәр», – дип билгеләп үтелде хәбәрдә.