Питрәч районы сәнәгать үсеше буенча Татарстан лидерлары өчлегенә керде
Җәмгыять

Питрәч районы сәнәгать үсеше буенча Татарстан лидерлары өчлегенә керде

Лидерлыкта – Апас районы

2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Питрәч районы Татарстан Республикасында сәнәгать үсеше темплары буенча өченче урынны алды.

Статистика күрсәткәнчә, хисап чорында сәнәгать җитештерүнең уңай динамикасын Татарстанның 45 муниципалитетыннан 18е генә саклап калган. Шул ук вакытта өч районда гына сәнәгать җитештерүе индексы республикадагы уртача күрсәткечтән артып китте.

Алдынгылар рәтендә Апас районы (+200%) һәм Буа районы (+14,7%). 14,2%ка үсеш күрсәткән Питрәч районы, республиканың күп кенә сәнәгать үзәкләрен, шул исәптән Түбән Кама районын (анда үсеш 2,3% тәшкил итте) да узып, иң яхшылар өчлегендә урнашты.