Питрәч районы суд приставлары хезмәтендә 12 мең бурычлы кеше исәпләнә
Аларның салымнар, кредитлар, алиментлар һәм башка төр түләүләр буенча бурычлары бар
Быел безнең районда суд приставлары хезмәте ярдәмендә 18801 бурычлы кеше 467 млн 732 мең сум акча түләгән. Тагын 12279 кешенең 811 млн 364 мең сум бурычы бар. Бу башка сыймаслык сумма! Салымнар буенча – 550, алимент буенча – 186, кредитлар буенча – 5187, штрафлар буенча 4043 кешенең бурычы бар. Әгәр кешенең акчасы юк икән, аның милкенә, еш кына автомобиленә арест салалар. Быел Питрәчнең якынча 80 кешесен "рульсез" калдырганнар.
Үз бурычы аркасында районның 7627 кешесе вакытлыча Россия Федерациясеннән чыга алмый. Әлбәттә барысының да миллионлаган бурычы юк. 100 сум бурычы булганнар да бар, нигездә, бу дәүләт пошлинасы.
Суд приставларының елдан-ел эшләре арта гына бара. Быел һәр хезмәткәргә 6200 эш туры килә, шуның яртысын башкарасы кала, – дип билгеләп үтә Питрәч районы суд приставлары бүлеге башлыгы Илзирә Зарипова.
Моның сәбәбе халыкның күпләп Көек һәм Иске Шигали авылларындагы зур торак комплексларга күчеп килүендә. Барысы да диярлек торакны ипотекага ала, ә кайберләре бурычларын үти алмый һәм фатирларын югалта. Монда да эш суд приставларыннан башка бармый. Алар залогтагы милекне саталар һәм банкка акчасын кайтаралар. Районда мондый очраклар артты. Бу ел эчендә 46 кеше залогтагы фатирын, йортын яки машинасын югалтты. Мондый 45 эшне башкарасы бар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа