Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында билгеле булды.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнаша торган районнарны атады. Алар – Мамадыш, Питрәч, Биектау, Түбән Кама, Чаллы һәм башкалар.
Бүгенге көндә республикада 384 дәүләт яшьләр сәясәте учреждениесе бар. Аерым алганда, 29 районда 227 яшьләр клубы, 26 районда 51 сәламәтләндерү – ял итү учреждениесе (лагерь) һәм башкалар эшли.