Питрәч районында 2 июньдә яшен, яңгыр һәм көчле җил көтелә
Җәмгыять

Питрәч районында 2 июньдә яшен, яңгыр һәм көчле җил көтелә

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча

Питрәч районында 2 июньдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгырлар, төнлә боз һәм коеп яуган яңгырлар булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр, локаль җил секундына 25 метр, көндез аның тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +13...+17 градус, көндез +17..+ 20 градуска кадәр җылы булачак.