Питрәч районында алмашынучан болытлы һава торышы һәм томан көтелә
Җәмгыять

Питрәч районында алмашынучан болытлы һава торышы һәм томан көтелә

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда

Дүшәмбе, 24 ноябрьдә, Питрәч районында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү ихтимал. Секундына 5-10 метр тизлектәге җил башта төньяк-көнбатыштан, ә аннары көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр булачак.

Һава температурасы төнлә 0..-5 градус була, көндез 0..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым өлешләрендә бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.