Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында автомотойөреш узачак

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланачак.

5 майда Питрәч районында "Геройлар юллары буйлап" автомотойөреше узачак.

Программа һәм транспорт маршрутын тәкъдим итәбез:

🚙 9:30 - ДОСААФ бинасыннан колонна старты;
🚙 10:00-10:15 - Питрәч авылының Җиңү паркында веноклар һәм чәчәкләр кую;
🚙 10.35-11.00 Ленино-Кокушкино авылында Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салу. Яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта ветераннар һәм авыл халкы белән очрашу;
 🚙 11:00-11:20 - Олы Бутырка авылында Советлар Союзы Герое В.И. Осипов бюстына веноклар һәм чәчәкләр салу;
 🚙 11:50-12:15 - Күн авылында П.М. Гаврилов һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салу, ветераннар һәм авыл халкы белән очрашу;
 🚙 12:30-13:30 – чәчәкләр салу. Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов музеена сәяхәт, «Кызыл канәфер» акциясен үткәрү, төшке аш.
🚙 13:30-14:00 - Питрәч авылына кайту.

Югарыда санап үтелгән авылларда яшәүчеләрне митингларга кушылырга һәм Ватанны саклаучыларны искә алырга чакыралар.

Акциядә шәхси машинада катнашырга теләүчеләрнең барлык документлары да тәртиптә булуы зарур. Шулай ук ЮХИДИ күрсәтмәсе буенча 18 яшькә кадәрге кешеләргә мотоциклларда һәм мопедларда катнашу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса