Питрәч районында финанс өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар
Җәмгыять

Питрәч районында финанс өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар

Финанс-бюджет палатасы һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу уздырдылар

Питрәч районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова Финанс-бюджет палатасының муниципаль хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнарының үзәкләштерелгән бухгалтериясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Ул алар белән коррупция куркынычлары мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Финанс-бюджет палатасы Питрәч районы ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуга карата бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә Эчке муниципаль финанс контроле вәкаләтләрен гамәлгә ашыра. Шул ук вакытта законнарда каралган очракларда җирле бюджетларның үтәлешен контрольдә тота.

Очрашу барышында муниципаль хезмәткәрләргә коррупциягә каршы закон таләпләрен искә төшерделәр. Шулай ук аларны 2025 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре һәм районда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турындагы муниципаль программаны үтәү нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Чара декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган.