Барлык укучылар да сынауны уңышлы үтәргә тырыштылар.
Питрәч районының "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте Сспартакиадасы инде дүртенче ел рәттән Брест крепостеның легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның кече Ватанында - Әлбәден авылында узды.
Монда район мәктәпләреннән 11 команда җыелды, алар хәрби-гамәли спорт төрләренең ун төре буенча ярыштылар.
Ярышлар шәхси-команда зачетында узды, алар нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеле булды. Беренче урынны Кощак взводы алды, икенче урында - шәлелеләр.